Главная
страница 1страница 2страница 3страница 4
Казан дәүләт университеты

Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Татар теле кафедрасы

Галиуллина Г. Р.

ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕ

ЛЕКСИКОЛОГИЯСЕ

Казан дәүләт университетның татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентлары өчен гамәли дәресләрдән методик күрсәтмәләр һәм биремнәр

КАЗАН — 2002

Төзүче — филология фәннәре кандидаты

Доцент Г. Р. Галиуллина

Фәнни редакторы — Филология фәннәре докторы,

профессор Г. Ф. Саттаров

Татар теле кафедрасы утырышында расланды һәм басарга тәкъдим ителде.

Беркетмә № 11

Кереш сүз

Тел белеменең төп бүлекләренең берсе булган лексикология курсыннан Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентлары имтихан тапшыралар һәм, аңа әзерлек буларак, курс дәвамында гамәли дәресләр үткәрелә. Әлеге дәресләрнең төп максаты — лекцияләрдә һәм мөстәкыйль әзерләнү процессында алган белемнәрне гамәли яктан ныгыту , имтиханда бирелгән лексик-семантик , генетик анализ ясарга өйрәнү. Лексикология курсын үзләштергәннән соң, студентлар бу төр анализларны авырыксынмый башкарып чыгарга тиешләр. Әлеге методик кулланма көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендәге студентларга гамәли дәресләр өчен ярдәмлек буларак төзелә. Шулай ук кулланмада бирелгән биремнәр студентларның белем дәрәҗәсен тикшерергә ярдәм итәчәк. Методик кулланма ахырында бирелгән тестлар студентларның белемнәрен һәр дәрестә тикшерергә булыша. Шулай ук курс ахырында контроль эш башкару өчен дә кулланыла ала.

Материалны дәресләргә бүлеп бирү темаларны үзләштерү мөмкинлеген җиңеләйтер.

Әлеге кулланма КДУ профессоры Саттаров Г. Ф. тарафыннан әзерләнгән «Хәзерге татар теле лексикологиясе» курсы буенча программа нигезендә төзелде.

ЛЕКСИК АНАЛИЗ ЯСАУ МЕТОДИКАСЫ.

Имтихан билетларында, гамәли бирем буларак, генетик һәм лексик-семантик анализлар бирелә. Әлеге анализлар вакытында студенттан тексттагы сүзләрне һәрьяклы тикшерү таләп ителә. Бирелгән өзектә сүзләр, нигездә, телнең төрле катламнарына караган була. Куелган максаттан чыгып, студент тексттагы сүзләргә тирән анализ ясарга тиеш.

Лексик анализ түбәндәге тәртиптә алып барыла:

Бирелгән тексттагы мөстәкыйль һәм бәйле мәгънәле сүзләр билгеләнә.

Конкрет һәм абстракт мәгънәле сүзләр аерыла.

Бер мәгънәле һәм күпмәгънәле сүзләр аерыла, күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзләр булса, төрләре /метафора, метонимия, синекдоха/ билгеләнә.

Омонимнар табыла, лексик-семантик, грамматик мәгънәләре һәм әйтелеш-язылыш үзенчәлекләре ягыннан төрләре билгеләнә.

Синоним сүзләрне табып, синонимик рәтләрен төзергә , доминанта сүзне билгеләргә.

Антонимнарны табып, аларның гомумтел яисә контекстуаль булуларын күрсәтергә.

Сүзләрне килеп чыгышлары ягыннан / гомумтөрки һәм татар теленең үз сүзләре, гарәп сүзләре, фарсы сүзләре, рус теленнән һәм рус теле аша кергән халыкара лексика / төркемләргә, аларга хас үзенчәлекләрне аңлатырга.

Фразеологик әйтелмәләрне, шул исәптән мәкаль, әйтем, канатлы сүзләрне дә табып, төрләрен билгеләргә.

Кулланылыш даирәсе ягыннан сүзләрне төркемнәргә аерырга /диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, жаргон һәм арго сүзләр /.

Терминнарны, китапча сүзләрне, гади сөйләм сүзләрен, эмоциональ-эспрессив лексиканы аерып күрсәтергә.

Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзләрне анализларга, искергән һәм яңа сүзләрне табып, төрләрен билгеләргә.

Анализга кыскача йомгак ясарга.

Текстны генетик яктан тикшергәндә һәрбер сүзнең кайсы телдән алынуын дөрес билгеләү зарур. Шулай ук төрки-татар сүзләренең үзенчәлекләрен, алынма лексиканың үзләштерелү үзенчәлекләрен аңлату сорала. Соңыннан нәтиҗә чыгарыла. Мәсәлән:

«Котдус Вафин озатылырга тиешле кешеләрне озатышып, алардан калган мал-мөлкәтне исәпкә алышып, Галләм хаҗиларның бушап калган бер өенә берничә папка кәгаздән, ике табуреткадан, иске Африка картасыннан һәм Ленинның бер рәсеменнән торган ячейканы да күчереп,төрле кешедән төрле сүз ишетеп, фатирына кич һәм бик арып-талып кайтты.» (Ф. Хөсни «Утызынчы еллар ».)

Котдус - гарәби чыгышлы.

Вафин - гарәби чыгышлы, -ин кушымчасы рус теленнән алынган, фамилия ясый торган аффикс.

Озатылырга, тиешле, кешеләрне, озатышып, алардан, калган, исәпкә, алышып, бушап, бер, өенә, берничә, ике, иске, торган, күчереп, төрле, сүз, ишетеп, кич, бик, арып-талып - татар теленең үз сүзләре.

Мал-мөлкәт - гарәп теленнән алынган,парлы сүз, татар телендәге эквиваленты - байлык.

Галләм хаҗи - гарәп алынмасы. Галләм – кеше исеме, хаҗи сүзендә сүз башында х авазы килү гарәп теле үзенчәлеге булып санала, сингармонизмга буйсынмый.

Папка - рус теле аша Көнбатыш Европадан, аерым алганда, алман теленнән кергән.

Кәгазьдән - гарәп сүзе, увуляр г авазы, шулай ук, алынма булуына ишарә итә.

Табуреткадан - француз сүзе, сингармонизмга буйсынмаган.

Африка - рус теле аша Көнбатыш Европадан кергән, материк исеме.

Картасыннан – француз сүзе.

Һәм - фарсы сүзе, төп күрсәткече - алынма һ авазы.

Ленинның - рус сүзе, сузыклар гармониясенә буйсынмаган.

Рәсеменнән - гарәп теленнән кергән, сүз башында р авазы килү татар теленә хас түгел.

Ячейкадан - рус сүзе.

Фатирына - рус теленә немец теләннән алынган, квартира сүзенең татарча әйтелеш варианты.

Әлеге өзектә төрки-татар сүзләре өстенлек алып тора. Татар теленең үз лексикасыннан тыш гарәп, фарсы, рус һәм Көнбатыш Европа алынмалары да очрады. Алынмаларның борынгырак чорда кергәннәре (мәсәлән, фатир, рәсем), нигездә, татар теленең фонетик, морфологик закончалыкларына буйсындырылганнар, ә ХХ гасырда кабул ителгәннәре оригинал телдәгечә калганнар

Анализның икенче төре — лексик - семантик анализ. Бу анализ вакытында күбрәк сүзнең эчке мәгънәсенә игътибар итү сорала, семантик күчеш, мәгънә киңәю, тараю мәсьәләләре дә нәкъ әлеге анализда каралырга тиеш. Күп кенә студентлар татар теле лексикологиясе курсыннан имтихан бирергә килгәч , бу төр анализда беркадәр авырлык кичерәләр. Бирелгән текстны лексик-семантик яктан тикшерү, нигездә, генетик анализга кайтып кала. Мондый төгәлсезлекләр очрамасын өчен бу төр анализның үрнәген бирергә булдык. Түбәндә Әмирхан Еникинең «Мәчет җылый» хикәясеннән бер өзек алып, анализ ясап күрсәтәбез.

« Абзыйның бу хәтле сыртын кабартып кире торуы мине чынлап борчый башлады. Ахырысы, мәсьәләне аңа ачыграк, җитдирәк итеп төшендермичә булмас.

Син, абзый, мине куарга ашыкма әле, башта әйбәт кенә тыңла,— дидем мин, ничек тә юмалап, ипләп кенә. — Мин редакциядән килгән кеше, миңа газета редакциясе сезнең мәчеттә нәрсә барын белеп кайтырга кушты… «Газета» дигән сүзнең тәэсире ул заманда мәчет җылавыннан бер дә ким түгел иде - абзый шактый йомшарып киткәндәй булды. Шулай да тиз генә бирешергә теләмәде:

Килгәнсең икән, бар, кер, нигә мине борчып йөрисең,— диде бу, мыгырданып кына.»

Абзыйның - мөстәкыйль, конкрет, туры мәгънәдә, омоним, синоним, антонимнары юк, төрки-татар чыгышлы, гомумкулланылыштагы сүз.

Бу - бәйле мәгънәле сүз.1

Хәтле - бәйле мәгънәле сүз.

Сыртын кабартып - мөстәкыйль, конкрет, күчерелмә мәгънәдә (метафора, функция охшашлыгына нигезләнеп күчерелмә мәгънә барлыкка килгән), генетик яктан ике сүз дә төрки-татар чыгышлы, фразеологик бөтен (бердәмлек), гади сөйләмгә хас.

Кире торуы - мөстәкыйль, конкрет, күчерелмә мәгънәдә(метафора, функция охшашлыгына нигезләнгән), йомшарып киткәндәй булды сүзтезмәсе белән контекстуаль антоним буларак кулланыла, төрки-татар чыгышлы, гомумкулланылыш сүзе.

Мине - бәйле мәгънәле.

Чынлап - мөстәкыйль, абстракт, туры мәгънәдә, төрки-татар чыгышлы, гомумкулланылыштагы сүз.

Борчый - мөстәкыйль, абстракт, туры мәгънәсендә, төрки-татар чыгышлы, гомумкулланылыш сүзе.

Башлады - бәйле мәгънәдә.

Мәсьәләне - мөстәкыйль, абстракт, туры мәгънәдә, гарәби чыгышлы, гомумкулланылышта.

Аңа - бәйле кулланылыштагы сүз.

Ачыграк - мөстәкыйль, абстракт, күчерелмә мәгънәдә (метафора, функция охшашлыгына нигезләнгән), әлеге өзектә җитдирәк сүзе белән синоним булып килә (аныграк, төгәлрәк, үтемлерәк), доминанта сүз - төгәлрәк, төрки-татар чыгышлы гомумкулланылыш сүзе.

Җитдирәк - мөстәкыйль, абстракт, туры мәгънәсендә, гарәп теленнән кергән гомумкулланылыш сүзе.

Итеп - бәйле мәгънәле сүз.

Төшендермичә - мөстәкыйль, абстракт, туры мәгънәсендә, төрки-татар чыгышлы, гомумкулланылыш сүзе.

Син- бәйле мәгънәле сүз.

Абзый - мөстәкыйль, конкрет, туры мәгънәдә, төрки-татар генезислы, гомумкулланылыш сүзе.

Мине - бәйле мәгънәле.

Куарга - мөстәкыйль, конкрет, күчерелмә мәгънәдә, татар теленең үз сүзе, гомумкулланылыш лексикасы.

Ашыкма - мөстәкыйль, конкрет, төп мәгънәсендә, татар теленең үз сүзе, гомумкулланылыш лексикасы.

Әле - бәйле мәгънәле.

Башта-мөстәкыйль, абстракт, полисемантик сүз,күчерелмә мәгънәдә (метафора) кулланылган, төрки-татар чыгышлы, актив лексика составында, ягъни гомумкулланылыш сүзе.

Юмалап - мөстәкыйль, абстракт, туры мәгънәсендә, ипләп сүзенең синонимы буларак кулланыла, төрки-татар чыгышлы эмоциональ-экспрессив мәгънәгә ия сүз.

Ипләп - мөстәкыйль, абстракт, туры мәгънәдә, юмалап сүзе белән синоним, синонимик ояны дәвам итеп җайлап, уңайлап, рәтләп, ипле итеп

сүзләрен китереп була, доминанта сүз - җайлап, төрки-татар чыгышлы гомумкулланылыш сүзе.

Кенә - бәйле мәгънәле.

Мин - бәйле мәгънәле.

Редакциядән - мөстәкыйль, конкрет, туры мәгънәсендә, Көнбатыш Европа (француз теле) алынмасы, халыкара лексика составында, үзенчәлеге - сингармонизмга буйсынмый, актив кулланылыштагы сүз.

Килгән - мөстәкыйль, конкрет, номинатив мәгънәдә, гомумкулланылыш сүзе.

Кеше - мөстәкыйль мәгънәле, конкрет, номинатив мәгънәдә, төрки-татар чыгышлы, гомумкулланылыш сүзе.

Миңа – бәйле мәгънәле.

Газета – мөстәкыйль мәгънәле, конкрет, гомумкулланылыш сүзе, рус теле аша француз теленнән кергән.

Сезнең – бәйле мәгънәле.

Мәчеттә – мөстәкыйль, конкрет, номинатив мәгънәдә, гарәби чыгышлы гомумкулланылыш сүзе. Бүгенге көндә актив сүзлек составына кайтарылган сүз.

Нәрсә, барын, белеп кайтырга кушты - гомумкулланылыш сүзләре, актив лексик составта, килеп чыгышлары ягыннан төрки-татар теле сүзләре.

Тәэсире – мөстәкыйль, абстракт, гарәби чыгышлы (бугаз авазы хәмзә татар телендә юк.). Төрки-татар чыгышлы йогынты сүзенең синонимы буларак кулланыла, актив сүзлек составына керә.

Ул - бәйле мәгънәле сүз.

Заманда – мөстәкыйль, конкрет, номинатив мәгънәдә кулланылган сүз, гарәп теленнән алынган гомумкулланылыш сүзе.

Мәчет җылавы –мөстәкыйль, абстракт, күчерелмә мәгънәдә (метафора, функция буенча күчеш), җылавы сүзендә сүз башында җ авазы куллану татар теленең урта диалектына хас фонетик диалекталь күренеш.

Йомшарып киткәндәй булды – мөстәкыйль, абстракт, күчерелмә мәгънәле сүз (метафора), төрки-татар чыгышлы берәмлек, гомумкулланылышта.

Бирешергә теләмәде - мөстәкыйль, абстракт, күпмәгънәле сүз, күчерелмә мәгънәдә кулланылган (метафора), гомумкулланылыш сүзе.

Мыгырданып кына – мөстәкыйль, конкрет, күчерелмә мәгънәдә (метафора, аваз охшашлыгына нигезләнгән), гади сөйләм сүзе.

Игътибар иткәнсездер, әлеге өзектә хәзерге татар телендә актив кулланыла торган сүзләр зур урын алып торалар. Нигездә, барлык берәмлекләр дә - гомумкулланылыш сүзләре. Күчерелмә мәгънәнең метафора төре киң кулланылган. Генезисы ягыннан зур күпчелекне төрки-татар чыгышлы сүзләр алып тора. Алынмалардан исә гарәп сүзләре шактый урын ала.

Анализ вакытында һәрбер сүзне тикшермичә, лексик яктан кызыклы булган берәмлекләрне аерып алып тикшерү дә очрый. Текст зур күләмле булганда һәм бер типтагы сүзләр шактый очраганда тикшерүнең бу варианты да дөрес булып санала. Мәсәлән: «Райкомда эшләүчеләр, районның җитәкчеләре Нәҗмиевне кушаматы белән атарга куркалар, пышылдап кына: «Флора бармы?», «Флора кушты» кебек Әпчүктән ерагайтылган гомуми төшенчәне генә кулланалар. Ә инде аулак урында, ышанычлы кешеләре туры килгәндә Әпчүкне телләре тузганчы мунчала урынына чәйниләр иде. Кайсыдыр йомры башы Арслановка да «Фауна» дигән кушаматны чәпәгән. (Ф. Садриев)

Әлеге өзектә жаргон сүзләр очрый:Флора, Фауна, Әпчүк. Алар өчесе дә алынма. Флора, Фауна – латин теленнән рус теле аша алынган сүзләр. Әпчүк сүзе - рус алынмасы, фонетик гади сөйләм элименты. Кушамат буларак, күчерелмә мәгънә нигезендә барлыкка килгән.

Райкомда эшләүчеләр, район җитәкчеләре - бу өзектә мәгънәдәш тезмәләр буларак кулланылалар.

Телләре тузганчы мунчала урынына чәйнәү – күчерелмә мәгънәдә кулланылган, метафора (функция охшашлыгына нигезләнеп барлыкка килгән), сөйләмә телдә кулланыла, гади сөйләмгә хас.

Йомры баш – форма ягыннан охшашлыкка нигезләнгән метафора, баш сүзе – синекдоха. Гомумкулланылыштагы берәмлекләр булып исәпләнәләр.

Чәпәгән – гади сөйләм элементы, эмоциональ-эспрессив төсмерле сүз.

1 нче дәрес. Хәзерге татар теле лексикологиясе фәненә кереш. Сүзнең лексик мәгънәсе.

Сораулар:

Сүзгә билгеләмә бирегез.

Сүзнең лексик мәгънәсе нәрсә ул? Лексик мәгънәнең типларын атагыз.

3. Сүз мәгънәсе һәм төшенчә арасында нинди мөнәсәбәт ята?

4. Мөстәкыйль һәм бәйле мәгънәле сүзләрнең үзлекләрен санагыз.

5. Конкрет һәм абстракт мәгънәле сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз?

Әдәбият:

Әхәтов Г. Х. Хәзерге татар теленең лексикологиясе.— К., 1979.

Бәширова И. Б. Сүз белән сурәт ясау.— К., 1974.

Закиев М. З. Татары: проблемы истории и языка.—К., 1995.

Поварисов С. Ш. Тел— күңелең көзгесе.— К., 1982.

Поварисов С. Ш. Сүз һәм сәнгатьле сөйләм. — Уфа, 1997.

Саттаров Г. Ф. Хәзерге татар лексикасыннан контроль эшләр башкару өчен методик күрсәтмәләр. —К., 1987.

Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология.—К., 1999.

Биремнәр.

Түбәндәге өзектә сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз. Сүзнең мәгънәсе кайсы очракта тулысынча күзаллана: аерым торгандамы, әллә контекст эчендәме?

Күк гөмбәзе бәләкәй генә калган, йолдызлар ишлелектән кысылышып тартышалар, кыймыл-кыймыл киләләр, алар күкне җиргә сөйрәп төшерерләр кебек тоела. Әнә алар, күпер аръягындагы талга сарылып, аның шәлбер ботакларын тагын да түбәнрәк игәннәр. Кап-кара шомлы офык сызыгы аның көчсез аяк очыннан гына уза кебек. ( А. Гыйләҗев)

Сүзләрне лексик-семантик төркемнәргә (предмет, билге, процесс, халәт, күләм, мөнәсәбәт, эмоциональлек мәгънәләрен белдерү) аерыгыз.

Аваз, якын, ачу, каршы, һәм, тынлык, әмма, күтәрелергә, ак, да, ягымлылык, кызганыч, сөйләү,бала, аз, ызгышу, дустанә, урындык, җаным, көчсез.

Әлеге сүзтезмәләрдә сүз мәгънәсе төшенчә белән туры киләме? Кайсы очракларда туры килми? Ни өчен?

Агачка менү, агачка басу, кызыл агачтан эшләнгән җиһаз; күк күгәрчен, күгәрченем минем; бала анасы, җир-ана; көмеш ятмалары, көмеш тәңкә; ак аю, аю гәүдә; иясез йорт, иясез җөмлә, иясез хайван.

Җөмләләрдәге сүзләрне мәгънәләренә карап типларга (номинатив, сигнал, туры, күчерелмә, конкрет, абстракт) аерыгыз.

Бер касә бал эчү белән, ул чажлап баш миенә барып та керде һәм әче бал исеннән рәхәтләнеп утырган Хәйбуллага тагын да күбрәк итеп ләззәт өстәде. (З. Зәйнуллин)

2) Бакчага ямь, шатлык алып килгән 3) Чү! Зәңгәр күктә нинди моң-чың?

Яшьләрне ул күрми диярсең: Бу – тургай ич!

Көмешләнгән чәчле ике затны Һәйкәлләрнең өсләрендә басып

Күзләп атлый аксак күгәрчен. (Ә. Баянов) сайрый ласа! (Р.Фәйзуллин)

4) Инде көз бакчадагы куакларга сары буяуын тамызып йөри, җәйнең гомере әкрен генә кыскара, кыр-басулар шәрә калган, очар кошлар китәр юлга җыена иде. (Н. Гыйматдинова)

Бетү, очу,кайнар,бату, салу, койрык, боламык сүзләре туры һәм күчерелмә мәгънәләрдә килерлек итеп җөмләләр төзегез.

Җөмләләрдәге аерып бирелгән сүзләрнең кайсылары төшенчә белдерә, кайсылары белдерми? Сәбәпләрен аңлатыгыз. Ни өчен бер төркем лексик берәмлекләр атау һәм төшенчә белдерү үзлекләренә ия, кайберләрендә мондый үзенчәлекләр тулысынча табылмый?

Кичке җиделәрдә Зөлфия торды, өстен алыштырды, чәчен тарады. Сәгатькә карамаса да, Илфатның хәзер тренировкага барырга җыенып йөрүен күңеле белән тоя, сизә иде. (А. Ганиев) 2) Шушы сүзләрдән соң оныгы кинәт үзгәреп, очкынланып китте. (Р. Низамиев) 3) — Ай-һай, туры килерме икән, сез бит әнә бер дә күченүдән бушамыйсыз! (Ә. Еники) 4) Әсәр иҗат итүнең бөтен авырлыгы, минемчә, нәрсә хакында язудан бигрәк, ничек итеп язуга кайтып кала. (Ә. Еники) 5) Егерме алтынчы елның көзе үтеп, яңа гына йомшак, ак кар төшкән чак иде. (З. Зәйнуллин)

Өй эше: «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» ярдәмендә өстәл, табу, моң, пешерү, аһ, шаккаткыч, тамак, өстәмә, шома, йолдыз, яхшы, йөрү, сафлык, куркаклык сүзләренең мәгънәләрен аңлатыгыз, лексик мәгънә типлары буенча характерлагыз.

2нче дәрес. Татар телендә полисемия күренеше.

Сораулар:

1. Сүзнең номинатив мәгънәсе нәрсә ул ?

2. Телдәге күпмәгънәлелек нигезендә нәрсә ята?

3. Күчерелмә мәгънәнең нинди төрләре бар? Аларның үзлекләрен санагыз.

4. Метафора, аның төрләренә билгеләмә бирегез.

5. Күчерелмә мәгънәнең аерым төрләре буларак метонимия һәм синекдоха нәрсәгә нигезләнеп барлыкка килә?

Әдәбият:

Әхәтов Г. Х. Татар телендә полисемантик сүзләр.— Уфа, 1977.

Лексика и стилистика татарского языка.—К., 1982.

Сафиуллина Ф. С. Сүз иясе белән йөри.—К., 1985.

Сүзләр һәм аларның мәгънә төсмерләре:Тел күрке—сүз // Совет мәктәбе .—1984. - №12.

Татарская лексика в семантико - грамматическом аспекте.—К., 1988.

Телдә сүзләрнең кулланылышы һәм мәгънә үзгәрешләре // Совет мәктәбе. —К., 1983. - №8, 30.

Юсупов Р. Ю. Общее и специфическое в переносном употреблении слов контактирующих языков // Советская тюркология. —Баку, 1981. - № 1, 30-36.

Биремнәр.

Әлеге сүзләрнең барлык мәгънәләрен дә аңлатыгыз, беренчел һәм икенчел мәгънәләрне билгеләгез.

Җир, өстәл, норма, төш, ау, бару, коралсызландыру, туры, оешу, елан, басым.

2. Түбәндә бирелгән җөмләләрдә күпмәгънәле сүзләрне табып, мәгънәләрен аңлатыгыз.

1)1907 нче елның октябрь башлары… Тукай башлап « Болгар»ның утызынчы номерына урнашкан. 2) Өс-башын үзгәртә, якыннарына һәм туганнарына күчтәнәчләр ала.(Ә. Фәйзи) 3) Хастаханәнең баш табибы да, саубуллашканда: «Фәридәнең сезне аякка бастыруга керткән өлеше зур»,— дигән иде. (Т. Галиуллин) 4) Хәзер мин ул күрсәтмәләрдән баш тартам. (Т. Галиуллин) 5) Болардан соң җиде ел җил кебек очты, күп хәлләр үтте, күпме айлар килде, кичте. (К.Гали) 6) Әнә шул тулган айга карагыз әле! (Ф. Әмирхан)

Түбәндә бирелгән сүзләрнең кайсы мәгънәләре соңрак барлыкка килгән?

Куян - озын колаклы җәнлек; билетсыз пассажир. Тәрәзә – стенадагы бушлык; дәресләр арасындагы буш вакыт. Уң кул – кеше әгъзасы; ярдәмче, таяныч. Ачык – нәрсәнең дә булса бикле булмавы; аңлаешлы, төгәл. Корыч – металл төре; каты. Койрык – хайван яисә кошның бер әгъзасы; бурыч.

Бирелгән мисалларда күчерелмә мәгънәле сүзләрне табып, төрләрен билгеләгез һәм күчерелмә мәгънәнең нәрсәгә нигезләнеп барлыкка килүен аңлатыгыз.

1) Эскерткә җитәрәк кар сизелерлек тирәнәйде, җил сызып-сызып сырт-сырт көртләрне тыгызлап өйгән, бозлы тауга охшаган тәбәнәк эскерт юаш кына ялтырый иде. (А.Гыйләҗев) 2) Каенның куанычы да, Кайгысы да ак аның: Күпме күрдем ак каен буйлап Ак күз яше акканын. (Р. Миңнуллин) 3) Ләкин булган кадәргесен бик пөхтәләп тышлап, китап битләре керләнмәсен өчен көмеш кәгазьдән тоткыч ясап, кадерләп кенә саклый иде. (Ә. Еники) 4) Һарун белән Мансур тиз-тиз генә эшләрен бетерделәр дә, усал телләр күзенә эләккәнче, алданрак ашап алырга булдылар. (Н. Фәттах) 5) Бөтен шәһәр бәйрәм итә: һәрбер өй гаскәрләрне кунак итеп алды, туган өйләрендәге кебек сый-хөрмәт күрсәтте. (Г. Исхакый) 6) … Ә зәңгәр күзлек, әйтерсең, тырнак астына энә тыга. (М. Мәһдиев) 7) Яхъя моның шулай килеп чыгуына колхозны гаепләде. (Ф. Садриев)

Текстта бирелгән сүзләрнең туры яисә күчерелмә мәгънәдә бирелүләрен ачыклагыз. Аларның уртак һәм аермалы якларын күрсәтегез.

Вакыт җилләре Шәвәли абзаңның да каралты-кураларына эзен салмый калмады. (Г. Ахунов) 2) Нәфисә бераз дулкынлана, үзен җидееллыкны тәмамлар алдыннан имтихан биргәндәге кебегрәк хис итә иде. (Г. Бәширов) 3) Таулар итәгеннән диңгезгә карап һәм куе яшеллеккә күмелеп утырган ак сарайлар шәһәре Сочига мин бүген көннең икенче яртысында килеп төшкән идем. ( Ә. Еники) 4) Каз мамыгын яшь киленгә, - Түшәк, ястык, юрганга… Дәртләнерсең – мамыктай кул Иңнәреңә кунганда. (Э. Шәрифуллина)

6. Кабу, бирү, тулу, басу, тамыр, тел, үзәк сүзләренең күпмәгънәле булуын мисаллар өстендә дәлилләгез.

Әлеге мисаллардан күчерелмә мәгънәле сүзләрне табып, аларның нинди термин белән аталуын әйтегез, күчеш нигезендә яткан бәйләнешләрне күрсәтегез.

1) Бу кызыктан исә якын-тирәдәгеләр генә түгел, бөтен бүлмә кычкырып көлде. (М. Әмир) 2) Ник елыйсыз, сез, урамнар, Ник елыйсыз? Туктагыз! (Һ. Такташ) 3) Мин Тукайны укыйм -

Салкыннарда

Туңа - туңа язган хатларын… (М. Әгъләмов)

4) … Ярлы өйләр пычак кайрыйлар,

Ак сарайлар ашыгып хәйлә кора. (Х. Туфан)

5) Бичара хатын, үзен аклап нидер әйтте. Ләкин чират аны ишетерлек хәлдә түгел иде. (Ф. Яруллин)

6) Уйлыйсыңдыр:

« Казан минем

Шигырьләрне ятламай…» (И. Юзеев)

Өй эше: Әдәби әсәрләрдән индивидуаль метафораларга берничә мисал язып алыгыз.

3 нче дәрес. Татар телендә омонимия.

Сораулар:

1. Омонимия һәм күпмәгънәлелек арасында нинди уртак һәм аермалы яклар бар?

2. Омонимнарны составы, лексик – семантик һәм грамматик мәгънәләре ягыннан нинди тәркемнәргә бүләләр?

Омонимнарның барлыкка килү юлларын атагыз.

Пароним сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар, алар омонимнардан нәрсә белән аерылалар?

Әдәбият:

Абдуллина Р. Паронимнар һәм парономаслар// Фән һәм мәктәп.— 1997. - №6-7.

Гобәев Г. Телдәге лексик-грамматик омонимнар//Совет мәктәбе.— 1981. - №10.

Сабиров К. Татар телендә паронимнар.// Совет мәктәбе. —1963. - №2.

Сафиуллина Ф. С., Ризванова Л. М. Татар теленең омонимнар сүзлеге.—К., 1997.

Сәлимгәрәева Б. С. Хәзерге татар телендә омонимнар.—Уфа,1982.

Биремнәр.

1.Түбәндәге өзекләрдә үзара омоним булган сүзләрне табыгыз, төрләрен билгеләгәгез, җөмләдә кулланылыш үзенчәлекләрен әйтегез.

1) Кара-кара! Кара карга кардан бара канатларын кага-кага. (Балалар фольклоры).

2) Ул баш әйтә: Син вагоннан төш хәзер,

Бик якынлашты кирәкле төш хәзер. (Г.Тукай)

3) Анда һәртөрле гаҗәпләр бар да бар:

Кып-кызыл алтын шәһәр, җиз карьялар…(Г.Тукай)

4) Аз гына сабыр ит әле, и кариэм! Хәзер язам;

Уйласам аулымны,, гакълымнан да мин хәзер язам. (Г.Тукай)

5) Нишләтергә кәҗәбезне?

Аптыратты кәҗә безне. (Р. Миннуллин)

Тегермән әйләнә, әйләнсә дә, тартылмыйдыр ярма.

Мәшәкатьләнмә бушка көчәнеп, юл уртасын ярма. (Г. Тукай).

Әлеге мисалларда аерып бирелгән сүзләрнең омоним яисә күпмәгънәле булуын ачыклагыз. Омоним булса, нинди юл белән барлыкка килгәннәр?

1) Бураннар басылды,

Басылды, күк ачылды,-

Бигрәк зәңгәр икән күк,

Зәңгәр синең күзләр күк. (Ш. Галиев.)

2)Тик укытучы гына менә

Куйды бүген «икеле»

Берне түгел, икене!

Әни, бәлки, ачуланмас?

Юк шул, белмим, икеле. (Р. Миннуллин)

3) -Ике бабамны беләм…- дим.

-Мәгълүматларың тар, их, - ди,-

Бабаңнарда - ил язмышы, Алар үзе тарих , - ди. (Ш. Галиев)

4) Бабаемның туган көне,

Утыра түр башында:

Чигүле күлмәк кигән ул

Түбәтәе – башында. (Й. Җамалетдинова)

5) Тереклеккә син – ягымлы Ата,

Шәфкатең тиң газиз Анага,

Көлүеңнән гөлләр чәчәк ата,

Рәхмәтеңнән җаннар ярала. ( Г. Афзал)

6) Илһам Шакировка ничә яшь соң? 7) Кара әле, кара:

Нинди уйлар синең башыңда? Каен яфрак яра.

Халык яшәгәндә, яшәр моңы, Каюм утын яра,


следующая страница >>
Смотрите также:
Казан дәүләт университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле кафедрасы
581.58kb.
4 стр.
Литература Чит ил әдәбияты
5040.45kb.
38 стр.
Некоторые моменты этногенеза крымских татар
104.87kb.
1 стр.
Некоторые аспекты перехода крещеных татар из православия в ислам в Казанской губернии во второй половине XIX начале XX вв
322.23kb.
1 стр.
Справка о региональных отделениях Исполкома Всемирного конгресса татар Дальневосточного и Уральского Федеральных округов
46.16kb.
1 стр.
Программа праздничного мероприятия включала большой праздничный концерт, на котором выступили мастера искусств Татарстана, Башкортостана и Узбекистана, в том числе творческий коллектив «Казан егетлэре»
19.78kb.
1 стр.
Татарстан истәлекле һәм онытылмас даталар календаре 2011 Календарь знаменательных и памятных дат 2011 казан-казань
1541.27kb.
5 стр.
В набережных Челнах прошел военный парад в митинге приняли участие более 18 тысяч челнинцев. Набережные Челны, 9 мая, «Татар-информ»
44.04kb.
1 стр.
Главы муниципальных образований Татарстана проходят стажировку в Сингапуре Казань, 26 января, «Татар-информ»
30.25kb.
1 стр.
Иа «Татар-информ» Специалисты из Австрии высоко оценили железнодорожную инфраструктуру Казани
10.5kb.
1 стр.
В театре им. Г. Камала прошел юбилейный вечер газеты «Ватаным Татарстан» 19 Мая 2008 г., 23: 16 Казань, 19 мая, «Татар-информ»
15.17kb.
1 стр.
Причепецких татар
85.06kb.
1 стр.