Главная
страница 1
Тема: Кышкы җил бик явыз ул ...

Максат: Бездә кышлаучы һәм күчмә кошларны танырга өйрәтү ; аларның яшәү рәвешләре белән таныштыру; кошларга ярдәм кирәклегенә төшендерү; табигатьне саклау хисе булдыру.


Җиһазлау: бездә кышлаучы һәм күчмә кошларның рәсемнәре , конверт һәм карточкалар , табигать күренешләре төшерелгән рәсемнәр , җимлек , магнитофон , Гөлзада Әхтәмова фотографиясе, дәреслек.
Дәрес барышы:

I Укучыларны барлау. Аларның әзерлекләрен тикшерү . Дежур рапорты.

II Актуальләштерү.

- Инде әйтеп үткәнегезчә, хәзер елның кайсы вакыты? ( кыш)

- Урамда нинди һава торышы? (салкын)

- Табигатьтә нинди үзгәрешләр бар?(Урамда салкын, кар ява, юллар тайгак, агачлар шәрә, сулар боз белән капланган,кошлар җылы якка киткән, тик бездә кышлаучы кошлар гына калган)

- Әйе, укучылар, кыш үзенең шундый сыйфатлары белән аерыла.

Ә хәзер без сезнең белән Резедә Вәлиеваның шигырен игътибар белән тыңлыйбыз.(фонетик зарядка)

Кошларга таш атма,

Баласын елатма,

Таш атма кошларга, атма син.

Кошлар бит - дусларың

Буранлы кышларда

Ярдәм ит , аларны сакла син.


- Хәзер шигырьне бергәләп кабатлыйбыз.( дөрес укымаган сүзне дөресләп уку)

- Шигырьдә сүз нәрсәләр турында бара? ( кошлар турында)

- Кыш нинди ?( кыш салкын, буранлы)

- Кыш көне кошларга җиңелме? ( юк, кыш көне кошларга җиңел түгел)

- Ни өчен? ( чөнки азык табу авыр)

- Без нишләргә тиеш? ( без ярдәм итәргә тиеш)

- Укучылар , димәк, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез?( кошлар турында)

III Яңа тема.

1.- Укучылар бүген без сезнең белән кошлар патшалыгына сәяхәткә чыгарбыз.Ул патшалыкка барып җитү өчен бик күп кыенлыклар аша үтәргә кирәк. Сезгә кошлар иленең патшасы кыенлыкларны җиңелрәк үтәр өчен, биремнәр салынган конверт җибәргән. Биремнәрне яхшы гына үтәсәгез, кыенлыкларны җиңел үтәрсез. Әйдәгез юлга, хәерле сәгатьтә.

Сезнең алда беренче кыенлык- тирән сулы елга. Шушы елганы үтәр өчен 1 нче конвертка салынган биремне үтибез.

1 нче бирем :

Сорауларны игътибар белән тыңлап, кроссвордны чишәбез һәм шакмаклар эченә язып куябыз. Сезгә җиңелрәк булсын өчен мин сезгә кошның рәсемен күрсәтәм.

а) Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна. Ул нинди кош ? ( чыпчык)

б) Кайсы кош кышын карга күмелеп йоклый? ( көртлек)

в) Кечкенә генә берәү, артында озын терәү. Ул нәрсә? (саескан)

г) Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч. Бу нәрсә? ( тукран)

д) Гөлдер- гөлдер, гөлдер бу ,

Кызыл тәпи - кемдер бу? (күгәрчен)

е) Кайсы кош ауга төнлә чыга? ( ябалак)

- Укучылар, бу нинди кошлар? ( болар бездә кышлаучы кошлар)

- Кызыл шакмак эчендә нинди сүз килеп чыкты ? ( песнәк)

- Бик дөрес . Песнәк нинди кош ? (сары түшле, матур кош)

- Песнәк бездә кышлыймы? (әйе, песнәк бездә кышлый)

2. - Без сезнең белән юлыбызны дәвам итәбез. Сезнең алда -ташлы чокыр. Бу ташлы чокырны үтәр өчен 2 нче конвертка салынган биремне үтәргә кирәк.

2 нче бирем:

Тактадагы рәсемгә карыйбыз, фикерләрне әйтәбез. Фикерләр мондый булырга мөмкин:

а) Урамда көн салкын, чөнки тәрәзәгә боз каткан.

б) Кыз кыска җиңле футболка кигән, димәк, өйдә бик җылы.

в) Урамда тәрәзә каршысында кош утыра. Ул туңган, ахры.

- Укучылар, сезнеңчә, кыз әнисе белән нәрсә турында сөйләшә? Нинди сүзләр әйтә?

- Бәлки, әнисе "кошлар туңмыйлар" дип әйтәдер.

Магнитофон тасмасыннан текстны тыңлау.

- Җавапларыгыз дөресме? Кызның исеме ничек? Аның турында нәрсә әйтә аласыз?

Сүзлек өстендә эш.

- Текстны эчтән укырга керешкәнче , тактада бирелгән сүзләрне игътибар белән тыңлыйбыз һәм истә калдырабыз.

тыш - урам - улица

чеметә -щиплет

чукый башлады - начал клевать

аның ашыйсы килгән - ей захотелось кушать

күз ачып йомганчы -в одно мгновенье (очень быстро)

ияләшкән - привыкла

тора - бара - со временем

Бирелгән сүзләр белән сүзтезмә төзү , аннан соң җөмләләр төзеп ныгыту.

Текстны эчтән уку.

Кычкырып , сәнгатьле итеп уку. ( 1 -2 укучы)

Тәрҗемә итү.( 1 укучы)

Сорауларга җавап бирү. ( текст буенча , бер - берсенә сораулар бирәләр һәм дәлиллиләр " Мин килешәм" яки "Мин килешмим")

Түбәндәге сорауларны бирергә була:

-Бу хәл кайчан була ? ( Бу хәл кыш көне була )

- Көн нинди була ? ( Көн салкын була)

-Тәрәзәгә нәрсә кунды ? (Тәрәзәгә песнәк кунды)

-Миләүшә әнисеннән нәрсә дип сорый?( - Әни, песнәк нигә тәрәзәне чукый?- дип сорый.)

- Ни өчен песнәк Миләүшәләрнең тәрәзәсен чукыган? ( Чөнки аның ашыйсы килгән)

- Миләүшә песнәккә ашау бирәме ?( Әйе, Миләүшә песнәккә ашау бирә)

- Ул аңа нәрсә бирә ? ( Ул аңа май бирә )

-Песнәк майны ашыймы ?( Әйе, песнәк майны ашый )

- Кош Миләүшәгә рәхмәт әйтәме ? ( Кош Миләүшәгә рәхмәт әйтә )

- Песнәк Миләүшәгә ияләштеме? ( Песнәк Миләүшәгә ияләште )

- Укучылар , Миләүшә яхшы кызмы ?( Әйе, Миләүшә яхшы кыз )

- Тагын Миләүшә нинди кыз ? ( игътибарлы, тәртипле, тәрбияле, мәрхәмәтле, игелекле, яхшы күңелле кыз)

- Сез Миләүшә белән дус булыр идегезме? (Әйе, без Миләүшә белән дус булыр идек)

- Миләүшә дөрес эшләгәнме? (Әйе, Миләүшә дөрес эшләгән )

- Ә сез кошларга ярдәм итәсезме? ( Әйе, без кошларга ярдәм итәбез)

- Укучылар димәк, без сезнең белән кошларны ачлыктан коткару өчен нишләргә тиеш ? ( җимлекләр ясарга, кошларны ашатырга тиеш )

Бу вакытта җимлек күрсәтелә һәм җимлеккә төрле-төрле җим салына.

- Укучылар,без җимлеккә нәрсәләр салабыз.( Көнбагыш, ипи валчыгы, май, ит, ярма салабыз)

Димәк, кыш көне кошларга бик авыр, без аларга һәрвакыт ярдәм итәргә тиеш.

IY Физкультминутка.

- Без сезнең белән бик нык ардык. Шуның өчен җирле шагыйрәбез Гөлзада Әхтәмованың " Күнегүләр ясыйбыз" дигән шигырен укып, ял итеп алабыз.

Кулларны сузып куйдык,

Күбәләк кебек булдык.

Өскә - аска болгыйбыз,

Оча гына алмыйбыз.

Бер - ике, бер - ике.


Кулны өскә күтәреп,

Уңга - сулга бил бөгеп,

Ак каендай чайкалыйк,

Җил - давылдан сакланыйк.

Бер - ике, бер - ике.
Турайтыйк муеннарны,

Билгә куйыйк кулларны,

Ата каздай тик тормыйк,

Тыпыр - тыпыр тыпырдыйк.

Бер -ике, бер -ике.

Юлыбызны дәвам итәбез. Сезнең алда 3 нче кыенлык - биек тау. Бу тауны үтәр өчен конвертка салынган чираттагы биремне үтәргә кирәк.

3 нче бирем :

Кошлар турында сөйләргә.

Y. Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, сезгә өй эше , кошлар турында кызыклы мәгълүматлар табып, шул кошның рәсемен ясап , сөйләргә өйрәнергә иде. Укучылар рәсемнәрен күрсәтеп , кошлар турында сөйлиләр.

Без бүгенге дәрестә кошлар турында бик күп сөйләдек. Ә кошлар кешеләргә нигә кирәк соң ул ? ( Кошлар матур , сөйкемле , бик матур сайрыйлар , зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар , файда китерәләр )

YI. Йомгак.

- Укучылар , менә без сезнең белән кошлар патшалыгына килеп тә җиттек. Юлыбыз җиңел булмады. Әмма сез бу юлны яхшы үттегез. Шуңа күрә кошлар иленең патшасы сезгә шушы илдәге матур авазларны сезгә җибәрә һәм дәрестә яхшы эшләгән укучыларга " 5 " ле һәм " 4 " ле билгеләрен бүләк итә.

Йомгаклап шуны әйтәбез : бүгенге дәрестә без нәрсәләр турында сөйләштек ? ( кошлар турында сөйләштек) Без кошларга нишләргә тиеш?

( Без кошларга һәрвакыт ярдәм итәргә тиеш) Кошларга ни өчен ярдәм итәргә тиеш ? ( Чөнки алар бәләкәй , көчсез , кыш көне аларга салкын һәм бөтен нәрсә кар астында )

YII. Өй эше.

106 нчы бит " Песнәк белән Миләүшә " текстын игътибар белән укып, эчтәлеген сөйләргә һәм уйларга : Миләүшәгә нинди мактау сүзләре әйтергә була.

Дәреслек : Нигъмәтуллина Р.Р. “ Татарча да яхшы бел” , 8 нче сыйныф ( рус төркемнәре)



Алабуга шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 9 нчы урта мәктәбенең югары категорияле укытучысы Бәхтегәрәева Рәйхана Нигъмәтҗан кызының ачык дәрес планы


Смотрите также:
Кышкы җил бик явыз ул
66.63kb.
1 стр.
Р/с 40702810200000036310, к/с 31001810700000000801, бик 046322801 в ОАО «Газнефтьбанк», г
45.07kb.
1 стр.
Ставрополь
38.55kb.
1 стр.
Р/с 40703810838060100228 в Царицынском отделении №7978 Сбербанка России ОАО г. Москвы, бик 044525225 к/с 0101810400000000225, инн 7724191803; кпп 772401001; окато 45296569000
44.55kb.
1 стр.
С 29. 08. 2012г. Тарифы на перевозку груза почтово-багажными вагонами
66.65kb.
1 стр.
Казанский Общественный Фонд "выбор"
45.28kb.
1 стр.
Бик 046015602 кпп 616502002 окато
321.32kb.
1 стр.
Конкурсная документация по государственным закупкам самолета як 40
795.22kb.
4 стр.
Инн 5753035900, кпп 575301001, к/с 30101810500000000702 р/с 40702810140000002220 в филиале ОАО «ТрансКредитБанк» в г. Орел бик 045402702
1458.13kb.
11 стр.
Петербургское бюро транспортной информации
279.93kb.
1 стр.
Общественная организация «Возрождение национальных пилотажных групп»
13.99kb.
1 стр.
Реквизиты для входящих денежных переводов
44.4kb.
1 стр.